10.06.2002 Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Россия көне уңаеннан 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды.
Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимны астында ачылды.
Россиянең 9 яшь гражданына тантаналы шартларда һәр кешенең иң төп тормыш документы-паспорт тапшырылды. Тантананы алып баручы-ЗАГС бүлеге баш белгече А.С. Камалетдинова балаларны документның килеп чыгу тарихы белән таныштырды, викторина үткәрде, анда укучылар Россия Конституциясе турында белемнәрен күрсәтте.
Яшьләрне бу мөһим вакыйга белән Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары котлады.Н.Гаянова, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе.М. Гомәрова, "Татарстан Республикасы буенча күп функцияле үзәк" дәүләт бюджет учреждениесенең Кукмара филиалы бүлеге баш белгече.М. Гыйззәтуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек инспекторы.Н.Гарифуллина, «Бердәм Россия»партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре К. М. Яппарова, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»бөтенроссия иҗтимагый оешмасының муниципаль бүлекчәсе җитәкчесе Е. В. Кисиль катнаштылар.
Чара ахырында гомуми истәлекле фото ясалды, яшүсмерләргә бүләкләр тапшырылды: РФ флагы төшерелгән триколор һәм тышлык тасмалары, РФ Конституциясе, шулай ук «Бердәм Россия»символикасы төшерелгән кепкалар, яулыклар һәм брелоклар.