«Җәй-могҗизалы вакыт!» конкурс-уен программасы

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

20 июнь көнне С. В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Ләйсән Әхмәтова һәм Фирдания Закирова Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Җәй-могҗизалы вакыт!» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты, төрле биремнәр үтәде, кызыклы викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште.

Чарага 2021-2022 уку елы өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проекты кысаларында «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» конкурсында җиңүчеләр чакырылган иде. Китапханә директоры Касимова Резидә Хәкимулла кызы аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International