Икенче көн
Бүгенге көн күтәренке зарядка белән башланып китте, аннан соң балалар иртәнге ашка китте.
Көннең беренче яртысында «Әкиятләр дөньясында»квест-уены узды,анда балалар әкиятләр турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.
Көннең икенче яртысында ПДН вәкилләре килде,балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләре, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм хокук бозуларның нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Шулай ук алар мастер-класс үткәрделәр, анда теләгән һәр бала бронежилет һәм каска кию мөмкинлегенә ия булды.
Кичке аштан соң «Экспромт»театры узды.Һәр отряд кечкенә генә сәхнә күрсәтте.
Кичә дискотека белән тәмамланды.
Кукмара районы
#центрлето
Татарстан яшьләре берлеге
балалар ялы