«Милосердие» реабилитация үзәгендә  тернәкләнү кусы узучы балалар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

       22 июнь-Хәтер һәм кайгы көнендә  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  тернәкләнү кусы узучы балалар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.

       Экскурсиянең максаты - инвалид балаларны Бөек Ватан сугышына багышланган экспозиция белән таныштыру иде. Балалар Кукмара районыннан сугыш ветераннары исемлеге белән таныштылар һәм бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар.

       Музейда булу аларда патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә, туган яклары өчен горурлык, үткәннәргә хөрмәт уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International