23 июнь көнне Үзәк китапханәдә «Сөембикә» хатын-кызлар клубында катнашучылар өчен татар шагыйрәсе С.Әхмәтҗанованың 60 еллыгына багышланган «Язмышлар такыясы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Клуб җитәкчесе Сәлимова Т.Х. компьютер презентациясе ярдәмендә кунакларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, катнашучылар үзләре шигырьләр укыдылар, танылган җырларын җырладылар. Чара ахырында «Тезим әле шигырь-гәрәбәне, Ямен-ямьгә туры китереп...» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.