Яшьләр көне

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

26 июнь көнне яшьләр Көне кысаларында Комсомол майданында төрле чаралар үткәрелде. Бәйрәм көне "Китап" радиомпаниясенең иҗат төркеме чыгышы белән ачылды.
Кичке 18: 00 сәгатьтә кече сәхнәдә Лубян мәдәният йорты үзешчәннәрнен концерты утте. Комсомол мәйданында кул эшләре буенча төрле мастер-класслар үткәрелде.
Бәйрәмне дәвам итте үзәк сәхнәдә район мәдәният йортынын үзешчәннәре: "Идел" бию төркеме, "Сәрдеш" җыр ансамбле, Адилә Насыйрова, Зилә Зиннәтова һәм Анесса Галимуллина.
Бәйрәмнең махсус кунаклары «Mingazov» кавер-төркеме яшьләрге концерт программасын тәкъдим итте. Бәйрәм диджей Мazis тарафыннан көбекле  дискотека белән тәмамланды. Бәйрәм барышында спорт ярышлары оештырылды һәм актив яшьләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International