«Наркотикларсыз тормыш» Республика күләм наркотикларга каршы айлыгы кысаларында, Халыкара наркотик чаралар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, авыл мәдәният йортларында һәм авыл клубларында видеороликлар күрсәтү, буклетлар тарату белән бергә тематик дискотекалар, әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр һәм спорт турнирлары да оештырылды.