Кукмара муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе тәүлек буе эшли торган сораулар буенча кайнар линия эшли башлавы турында хәбәр итә:
- балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген, сукбайлыгын, хокук бозуларын һәм җәмәгатьчелеккә каршы гамәлләрен кисәтү;
- ата-аналар һәм балигъ булмаган балаларның башка законлы вәкилләре тарафыннан балигъ булмаганнарны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү.
Балалар белән рәхимсез мөгамәлә, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен кысрыклау шаһиты булсагыз, кичекмәстән "кайнар линия" телефонына хәбәр итүегезне сорыйбыз
.jpg)