Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне

2022 елның 1 июле, җомга

1 июль көнне Хәтер паркында мәңгелек ут янында сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган тантаналы митинг булды. Митинг барышында ветераннарны район һәм иҗтимагый оешмаларының  җитәкчеләре котлады. Кайнар нокталарда һәлак булган якташларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар. Митинг сугыш хәрәкәтләре ветераннарының яраткан җырларын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International