Реабилитация узучы балалар белән «Хайваннар тешләве. Беренче ярдәм, профилактика»дигән темага семинар узды.

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

30.06.22 елда Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы реабилитация узучы балалар белән «Хайваннар тешләве. Беренче ярдәм, профилактика»дигән темага семинар узды.
Әңгәмәнең максаты-төрле йорт хайваннары һәм йортсыз хайваннар белән очрашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белем бирү, алар белән сак булырга өйрәтү. Шулай ук дәрестә балалар хайваннар тешләгәндә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен белделәр.
Дәрестә катнашучылар әлеге мәгълүматны игътибар белән тыңладылар, фикер алышуда актив катнаштылар һәм шәфкать туташы сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International