3 июльдә "Бөтендөнья пәрәвезе" җәйге сменасының тантаналы ачылышы булды. Әлеге чара балалар әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Отрядларның командирлары гимн астында РФ һәм ТР флаглары күтәрелде. Көн буе җанлы музыка яңгырады, дәртле биюләр, шулай ук балаларны берләштерүгә багышланган уеннар булды. Урамда балалар көлүе яңгырады, чөнки лагерьда фотокросс башланды. Балалар фотографияләр ясауда үз осталыкларын һәм креативлыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм уңаеннан дискотека булды, балалар биеделәр.