6 июль көнне Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «спорт планетасы»дигән спорт чарасы узды.

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

6 июль көнне Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «спорт планетасы»дигән спорт чарасы узды.
Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешен һәм актив ялны пропагандалау.
Стартка ике «Меркурий» һәм «Нептун»командалары чыкты. Чараның программасы шактый бай эчтәлекле булды. Беренче бирем командаларның чыгышлары булды. Командаларга кызыклы, бик гади булмаган «Планета йөгереше», «космик ракета», «ракетага йөгерү», «Җиңү билгесезлек», «на Луне», «инопланетянин портреты» һ.б. конкурслар тәкъдим ителде.
Мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм бик борчылдылар. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Мәйданчыкта көлү, шау-шу һәм күңел ачу хөкем сөрде.
Жюри әгъзалары ярышларга йомгак ясадылар. «Нептун»командасы җиңүче булды. Ике командага да бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.
Бәйрәм бик мавыктыргыч, уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International