Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм реабилитацияләү системасын формалаштыру» программасы кысаларында кислород коктейлеры сатып алынган.
Әлеге аппарат кислород коктейле әзерләү өчен билгеләнгән. Кислород коктейле экологик зарарлы факторларның тискәре йогынтысын профилактикалау, иммунитетны ныгыту, балаларда бронхологик авыруларны профилактикалау һәм дәвалау өчен кулланыла.
Балаларга энтераль оксигенотерапия процедурасы бик ошады. Тәмле, татлы коктейль барысына да ошады. Чөнки балалар аңладылар, аны даими рәвештә кабул иткәндә, сәламәтлек торышы яхшыра, иммунитет һәм кәеф күтәрелә.