8 июнь-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр арасында танып-белү чарасы уздырылды.

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

8 июнь-Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр арасында танып-белү чарасы уздырылды.

Чараның беренче өлешендә катнашучылар белән Кукмара Изге апостоллары Петр һәм Павел мәхәлләсенә йөрүче Любовь Степановна һәм аның тормыш иптәше Владимир Петрович Ивановлар белән очрашу-әңгәмә үткәрелде. Любовь Степановна «Ана даны» ордены , Владимир Петрович-гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре. Любовь Степановна катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, үзенең гаилә тормышы һәм гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Алар балалар һәм оныклар тәрбияләү, ата-аналарның бурычлары, бергә кичергән авырлыклар һәм аларның уртак казанышлары турында булештеләр. Шулай ук социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләр турында белгечләр тарафыннан әзерләнгән видеофильм күрсәтелде.

Бәйрәмнең икенче өлешендә гаилә конкурслары һәм эстафеталары, «Ромашка» беләзеге ясау буенча мастер-класс үткәрелде, чөнки бу чәчәк чисталыкны һәм сафлыкны аңлата. Гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр. Бәйрәм гаиләләрне берләштерде, аларга яхшы кәеф һәм гаилә кыйммәтләренә ышаныч бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International