Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре инвалид балалар өчен «һөнәр-флорист»дигән дәрес – практикум узган.

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

        Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре инвалид балалар өчен «һөнәр-флорист»дигән дәрес – практикум узган.

        Дәреснең максаты-тәрбияләнүчеләргә флорист эшчәнлегенең үзенчәлекләрен күрсәтү. Дәрестә балалар флорист ролендә булдылар, үзләрен чын иҗатчылар, рәссамнар итеп тойдылар, чәчәкләрдән төрле композицияләр, икебаннар ясыйлар. Шулай ук чәчәк бәйләмнәре төзүнең яңа гамәли осталыгына өйрәндек. Алар гамәли сәнгатьнең теләсә кайсы төре кебек үк, флористиканың түземлек һәм тырышлык таләп итүен аңладылар.

        Балалар яңа техникада ясаган барлык композицияләр үзенчәлекле һәм кабатланмас килеп чыкты. Һәр бала тулысынча әзер эшләрне интерьерны бизәү өчен яки бүләк сыйфатында кулланырга мөмкин булуын үзләштерде. Дәрес ахырында тәрбияләнүчеләр кечкенә генә вернисаж оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International