12 июль көнне Түбән Чура авылы территориясендә традицион «Питрау» халык бәйрәме узды.
Бәйрәм театральләштерелгән фольклор прологы һәм «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле чыгышы белән ачылды. Бәйрәмдә район җитәкчеләре һәм Казаннан килгән кунаклар да катнашты һәм котлады. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга һәм активистларга мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды. Концерт программасында «Баламишкин», «Сердәш», «Карендәшләр» ансамбльләре һәм ТРның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың иҗат төркеме катнашты. Бәйрәм кысаларында «Керәшен чибәре» район конкурсы узды. Чара матур салют белән тәмамланды.