2022 елның 3 августында 10.00 сәгатьтә Кукмара муниципаль районының Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк.
Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.
Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак:
Кукмара ш., Ленин ур., 31, каб. 109 («Галактика»балалар иҗаты үзәге бинасы).
Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.