Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Без төрле, әмма без бергә»дигән темага әңгәмә уздырылды.
Әңгәмәнең максаты-әйләнә-тирәдәгеләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү иде.
Әңгәмә барышында балалар һәр кешенең үз шәхси үзенчәлекләре - төрле темпераментлар, характерлар, гадәтләр барлыгын белделәр. Һәр кеше уникаль һәм кабатланмас, чөнки без барыбыз да төрле гаиләләрдә, төрле гореф - гадәтләр белән тәрбияләнгән, төрле кешеләр белән дус булган. Болар барысы да безнең һәрберебезгә үзенчәлекле эз калдырган. Әңгәмә барышында балалар дуслашырга, аралашырга һәм башка кешеләрнең үзенчәлекләренә игътибарлы булырга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Моны истә тотуның мөһим икәнен аңладылар.
Чара ахырында балалар иҗади биремне үтәделәр – тылсымлы "Игелекле агач" үстерделәр. Ә бу агачның яфракларында дуслык, мәхәббәт һәм үзара аңлашу теләкләрен яздылар.