Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә “Җитезләр, кыюлар, көчлеләр, уңганнар” дигән спорт ялы узды.
Әлеге чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спорт күнекмәләрен үстерү иде. Балалар кыршаудан кыршауга сикерүдә, тупны баш өстеннәнбер – берсенә тапшыруда, сикергеч аша сикерүдә һәм йөгерүдә көч сынаштылар. «Минем күңелле, яңгыравыклы туп», «Кем иң җитезе?»дигән хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Чара бик мавыктыргыч һәм комарлы булды. Ул бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды. Шулай итеп, спортка багышланган тагын бер җәйге көн күңелле һәм файдалы узды.