19 июль көнне район мәдәният йортының иҗат коллективы һәм автоклуб Нырты авылында яшәүчеләргә концерт программасы тәкъдим иттеләр. Чара «Кичке уен» формасында узды татар халык һәм заманча җырлары яңгырады, тамашачылар белән халык биюләре оештырылды. Программада район мәдәният йортының иҗат коллективы белән «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле, «Сердәш» вокаль ансамбле, «Сылу кызлар» дуэты һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.