Украинада һәлак булган Кукмара районы солдатларын үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим иттеләр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Бүләкне Рузил Сабирҗанов һәм Илнур Гайфетдиновларның әти-әниләренә тапшырдылар.

Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган рядовойлар Кукмарадан Рузил Сабирҗанов һәм Яңа Комар авылыннан Илнур Гайфетдиновлар үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Аны әти-әниләре Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә алды. Бүләкне хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм фидакарьлек өчен тапшырдылар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/ukrainada-lak-bulgan-kukmara-rayony-soldatlaryn-lgnnn-so-batyrlyk-ordenyna-tkdim-ittelr

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International