Кукмара районының Вахитов авылында 1 августтан «авылга да, шәһәргә дә " арт-резиденциясе ачыла. Сайлап алуны узган 24 катнашучы төркемнәргә берләшәчәк һәм Татарстан халыкларының рухи-әхлакый кыйммәтләрен алга сөрүче уникаль иҗади проектлар булдырачак. Уңышлы гамәлгә ашырылган очракта, тәҗрибә республиканың башка районнарына да таратылачак. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.
https://www.tatar-inform.ru/news/uspesnyi-opyt-art-rezidencii-i-k-selu-i-k-gorodu-budet-primenen-vo-vsem-tatarstane-5873836