«Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Туган көн » бәйрәме уздырылды.

2022 елның 26 июле, сишәмбе

 Кукмараның «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Туган көн » бәйрәме уздырылды.

Туган көн е- иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәм, аны һәр бала түземсезлек белән көтә.

Менә бүген дә туган көннәрен үткәрүчеләр өчен күңелле, күңел ачу программасы әзерләделәр. Тантана сәбәпчеләре өчен җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады.

Барлык балалар да кызыклы, азартлы конкурсларда катнаштылар, спорт уеннарында көч сынаштылар.

Бәйрәм ахырында  бүләкләр тапшырылды. Бу бәйрәм һәркем өчен күтәренке кәеф бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International