Тематик дәрес «Татар халкының гореф-гадәтләре»

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Халык сәнгате елы кысаларында,  Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар халкының гореф-гадәтләре» дигән темага әңгәмә  уздырылган.

     Балалар татар халкының мәдәнияте, татар милли киемнәре, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштылар. Шулай ук татар милли киемен чагылдырган кайбер сүзләрнең әһәмиятен дә үзләштерделәр: камзул, калфак, түбәтәй. Һәркем үзе өчен бик күп яңа һәм кызыклы белемнәралды.

      Чара ахырында татар халкының матур һәм дустанә традицияләре төрле милләт кешеләре өчен кызыклы дигән нәтиҗә ясалды. Бу бер - беребез белән дуслашырга, бер -береңне хөрмәт итәргә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International