Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Ут белән сак бул!» дип исемләнгән видеосюжет күрсәтелде.
Балалар утның файдасы һәм зыяны турында фикер алыштылар. Үгәр аның белән мөрәҗәгать итү дөрес булмаса, ярдәмчедән ут явыз дошманга әйләнергә мөмкин икәнең ачыкладылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын сүндерүчеләрне чакыру телефон номерын искә төшерделәр, янгын сүндерүчеләрнең героик эше турында сөйләштеләр. Янгын вакытында кешеләргә ярдәм итүче предметларны атадылар.
Чара ахырында балаларга янгын тематикасы буенча белешмәлекләр тапшырылды.