2022 елның 27 июлендә «Нур Баян» территориаль иҗтимагый үзидарәсе җитәкчесе Самерханова Рауля Сөләйман кызы Кукмара ш.Гафиятуллин ур., 1 нче йорт адресы буенча «Ишегалды көне» бәйрәме оештырды. Ишегалды халкы мәйданчыкны шарлар белән бизәделәр, өстәл ябтылар, район мәдәният йортының иҗади коллективы кунакларны концерт номерлары белән сөендерде. Район башлыгы урынбасары Гаянова Резедә Нурислам кызы Кукмара муниципаль районының Мактау грамотасы һәм ишегалды активистларына истәлекле бүләкләр тапшырды. ТҖҮ активистлары барлык кунакларны өйдәге камыр ризыклары белән чәй белән сыйладылар.