Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Янгын сүндерүче» дигән уен чарасы узды .

2022 елның 29 июле, җомга

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Янгын сүндерүче» дигән уен чарасы узды .

       Дәреснең максаты-янгын сүндерүче һөнәренең үзенчәлекләре турында балаларның белемнәрен киңәйтү; балаларны махсус   коткару хезмәткәрләрен чакыру кагыйдәләренә өйрәтү, уртак уеннар барышында уңай эмоциональ кәеф булдыру иде.

         Дәрес уен формасында берничә этаптан торды. Башта балалар белән физкультминутка  үткәрелде, аннары тәрбияләнүчеләр «Янгын сүндерүче һөнәре» турында видеосюжет карадылар. Сюжетны караганнан соң, тәрбияләнүчеләр шәхси куркынычсызлык буенча  белемнәре белән уртаклаштылар, куркыныч хәлләрне булдырмау турында үз фикерләрен әйттеләр. Дәрес ахырында балалар «Туктап кал», «Игътибарлы бул»уеннарында катнаштылар.               

         Дәрес бик бай эчтәлекле узды, балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар һәм үзләрен кызыксындырган күп сорауларга җаваплар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International