Мотоукчылар батальонында хезмәт узган рядовой Ришат Хәлиуллинны бүген туган авылы Мәмәширдә соңгы юлга озаттылар.
Хәлиуллин Ришат Рашат улы 1984 елгы, өйләнгән. Аның 2,5 яшьлек кызы калган.
Якташыбыз белән саубуллашырга, аның гаиләсе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга авылдашлары, дуслары, әлеге хәлгә битараф булмаган бик күп халык җыелган иде. Мәмәшир мәдәният йортында узган матәм-митингта район җитәкчелеге, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм башкалар катнашты.
«Илебезгә килгән кайгы районыбызны да читләп узмады. Ришатның әнисенә, туганнарына нинди генә юату сүзләре әйтсәк тә, аларның хәлләрен җиңеләйтә, яралы йөрәкләрен җылыта алмыйбыз. Ул, илебезнең сакчысы булып, мәңге безнең күңелләрдә сакланыр», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.
Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Илгиз Әхмәтҗановның да йөзендә - сагыш, күзләрендә - яшь.
«Авылыбызда бик зур кайгы. Ришат - безнең иминлекне саклар өчен хәрби хезмәткә үз теләге белән киткән патриот егетебез. Аның гаиләсенең, якыннарының авыр хәсрәтләрен уртаклашам. Урыны оҗмахта булсын», - диде ул.
Матәм-митингта Ришат хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, бүлекчә командиры Фәрид Габдерахманов та катнашты.
«Ришатның үлеме – безнең, шәхсән минем өчен зур югалту. Бернидән курыкмый торган, батыр йөрәкле, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер булган дустыбыз иде ул. Бик кызганыч, бик авыр. Тыныч йокла, Ришат!» - диде командир.
Райондашыбызны соңгы юлга озатырга килүчеләрнең һәрберсе аның турында бары тик җылы сүзләр генә әйтте. Мәмәшир урта мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем бирүче Мәүлит Шакиров җиде ел дәвамында Ришатның сыйныф җитәкчесе булган.
«Әтисе Рашит белән Мәчкәрә урта мәктәбендә бергә укыдык, әнисе Җәмилә белән бер урамда уйнап үстек. Гаиләләрен, балаларын бик якын итәм. Ришат та минем өчен беркайчан чит булмады. Башлангычтан соң бишенче сыйныфка килгәндә кечкенә генә буйлы бер малай иде ул, унберне бетергәндә егет булып үсеп өлгерде. Аның шәхес буларак формалашуы да күз алдымда үтте. Бик тыйнак, тыныч холыклы, чиста-пөхтә, әдәпле, тәртипле, мөлаем егет иде ул, кемгәдер дорфа сүз әйткәнен, тавышка кергәнен белмим. Мин үземнең аңа бер тапкыр да җитди кисәтү ясаганымны хәтерләмим. Ришатның матур итеп елмаюы мәңгегә күңелемдә сакланыр», - ди ул.
«Хезмәт даны» газетасы редакциясе коллективы мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклаша.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmara-rayony-egete-ukrainada-makhsus-operatsiya-vakytynda-lak-bulgan