Сергей Димитриев август аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балалары, оныклары һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.

Район социаль яклау бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, август аенда Кукмарада яшәүче Рәфкать Шәрәфетдинов, Борис Данилов, Лубяннан Николай Чернышев, Югары Шөннән Антония Баллеева, Уразайдан Тәскирә Хәйруллиналар үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International