28 нче июнь көнне Кукмара үзәк китапханәсе китапханәчесе Сәлимова Тәскирә Харис кызы, Ворошилов жирле үзидарә территориясендә, "Хисләр ихлас булганда” дигән экологик сәгать үткэрде. Әлеге чарада җирле үзидарә житәкчеләре дә катнашты. Әлеге очрашуда татар шагыйрьләренең, шагыйрәләренең, якташ язучыларыбызның шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Чарада катнашучылар шагыйрә Г.Гайнетдинова, С. Әхмәтҗанова шигырьләрен, якташ язучылардан Х. Мостафин, Р. Яппарова , М. Марданова шигырьләрен укыдылар. Шагыйрә С. Әхмәтҗанова сузлэренә язылган "Кура җиләк" җырын яратып башкардылар. Әлеге чара табигать кочагында үтте.