2022 елның 4 августында Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә массаж буенча шәфкать туташы Ибраһимова Наилә Зөфәр кызы «Гөмбәләр белән агуланганда беренче ярдәм» дигән темага медицина сәгате үткәрде.
Балалар гөмбә белән агуланганда, беренче чиратта, кичекмәстән «ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәклеген белделәр, ә табиблар килеп җиткәнче, зыян күргән кешегә ашказанын юарга кирәк, моның өчен өч такпыр икешәр стакан су эчәргә, ә аннары косу чакыртырга кирәк. Шуннан соң активлаштырылган күмер бирергә мөмкин.
Шәфкать туташы гөмбә белән агулану-организм өчен бик куркыныч хәл һәм барлык органнар өчен бик зур йөкләнеш дип аңлатты. Шуңа күрә гөмбәләр кулланганда сак булырга кирәк.