Бишенче көн шулай ук узган көннәрдәге кебек кызыклы үтте.
Көндез балаларга ЮХИДИ хезмәткәре Яковлева Елена Владимировна килде. Ул балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен белү һәм тикшерү өчен уеннар үткәрде. Актив катнашкан өчен тәрбияләнүчеләр истәлекле бүләкләр алдылар.
Көннең икенче яртысы спорт уеннарына багышланды. Башта волейбол буенча матч булды, балалар вожатыйларга каршы уйнадылар. Аннан соң футбол булды, кырда "Амкал" һәм "Бөркетләр"командалары очрашты.Беренче команда җиңү яулады! Котлыйбыз!
Кич белән балалар "җеп буенча дөнья буйлап" дигән чарада катнаштылар. Тәрбияләнүчеләр һәр илнең традицияләре белән таныштылар, шулай ук үзләренең дәртле концерт номерларын күрсәттеләр.
Кичә мультфильм карау белән тәмамланды.