Лагерь сменасының бишенче көне видеоклиплар төшерүгә багышланган иде. Балалар үзләрен оператор, режиссер, гример, актер ролендә сынап карадылар, аларның тырыш эшләре нәтиҗәләрен якын көннәрдә күрә алачакбыз.
Кино төшергәннән соң балаларны "күңелле стартлар"көтә иде.Анда алар үзләренең җитезлекләрен, төгәллеген һәм тизлеген күрсәттеләр. "Кара туп"командасы җиңде.
Кич белән әйдаманнар һәм "Ягуар"командалары матчы булды.Җиңүне вожатыйлар яулады. Котлыйбыз һәм киләсе матчларда уңышлар телибез!
Көн күңелле ретро дискотека белән тәмамланды.