Традицион «Мөхәммәтшин Кубогы» турнирының район этабы тәмамланды

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Ун команда атна саен шимбә-якшәмбедә Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда футбол уйнады.

Традицион «Мөхәммәтшин Кубогы» турнирының район этабы тәмамланды. Быел тугызынчы тапкыр үтүче әлеге бәйгегә июнь аеның беренче шимбә-якшәмбесендә старт бирелгән иде. Һәм ун команда атна саен шимбә-якшәмбедә Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда футбол уйнады. Уеннар ике «круг»та үтте. 

Район этабында беренче урынны «Степан Разин» командасы яулады, икенчедә «Валенки», өченчедә – «Большак». 
Шулай ук турнирның районара этабында уйнаячак командалар арасында җирәбә салынды. Бу юлы безнекеләр («Степан Разин», «Валенки», «Большак», «Нур Баян», «Кукмара бабай») генә түгел, Балтачтан - 3, Саба районыннан 4 команда да үзләре арасыннан атна саен иң лаеклыларны ачыклаячак. 

Турнирның финал уеннары 27 августта булыр дип көтелә.

 

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sport/traditsion-mkhmmtshin-kubogy-turniryny-rayon-etaby-tmamlandy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International