«Телефонның күрү сәләтенә йогынтысы»

2022 елның 12 августы, җомга

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә Медицина сәгате уздырыла. Гөлчәчәк Илдар кызы Шакирҗанова үткәргән дәрестә «телефонның күрү сәләтенә йогынтысы»турында сөйләнде.

Гөлчәчәк Илдаровна электромагнит нурланышның, чыннан да, кеше организмына билгеле бер йогынты ясавын аңлатты. Галимнәр мәгълүматларына караганда, күп кенә кәрәзле телефон кулланучыларның баш авыртуларына, баш әйләнешенә, дискомфортка, якында яки колак артында җылылык хисенә, күңел болгануга, артык талчыгуга шикаять белдерүләре ачыкланган.

Балаларга бу тема бик кызыклы булды. Алар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International