13 август көнне Лубян авылында Урман-техника көллияте стадионында төрле еллар көллиятне тәмамлаган студентлар белән очрашу булды. Программада көллият җитәкчеләре һәм кунаклар котладылар, тамашачылар игътибарына район мәдәният йорты иҗат төркеменең концерт программасы тәкъдим ителде. Концертта шулай ук көллиятне тәмамлаучылар концерт номерлары белән катнашты.