Кукмарада «Бишенче Мәчкәрә укулары» дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция узды

2022 елның 19 августы, җомга

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелде.

Районыбызда «Бишенче Мәчкәрә укулары» дип исемләнгән россиякүләм фәнни-гамәли конференция узды.

Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Фәнни җыенда катнашучылар, Мәчкәрә авылында булып, зиратта дога кылдылар, интернат музейда булганнан, күргәзмәләр, Беренче Җәмигъ мәчете белән танышканнан соң, «Хидәят» рухи-тәрбия үзәген ачуда катнаштылар.

Пленар өлеш, конференциянең резолюциясен кабул итү, бүләкләүләр район Мәдәният йортында узды.

 

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-bishenche-mchkr-ukulary-dip-isemlngn-rossiyaklm-fnni-gamli-konferentsiya-uzdy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International