«Организмны чыныктыру»

2022 елның 26 августы, җомга

2022 елның 25 августында Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә физиотерапия буенча шәфкать туташы Нәбиева Лилия Харис кызы «Организмны чыныктыру»дигән темага Медицина сәгате үткәрде.

          Ул сәламәт яшәү рәвеше, чыныгу, кеше организмына чыныгу йогынтысы турында сөйләде, балаларга чыныгу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһимлеге турында аңлатты. Иң мөһиме, чыныгу ләззәт һәм уңай эмоцияләр алып килергә тиеш. Ә чыныгу  ата-аналар белән яхшы һәм матур традиция булырга тиеш.

 Балалар мәгълүматны зур игътибар белән тыңладылар һәм медицина хезмәткәре сорауларына җавап биреп, актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International