27 август Кенәбаш авылында истәлекле вакыйга булды: яңа фельдшер-акушерлык пункты куллануга тапшырылды. Медпунктны ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты. Тамашачылар игътибарына район мәдәният йорты иҗат төркеменең концерт программасы тәкъдим ителде.