Кукмара шәһәренең Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионында традицион «Мөхәммәтшин кубогы»ның финал ярышлары үтте

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Ринат Мөхәммәтшин кубогы уеннарында быел барлыгы 26 команда катнашты.

Беренче урынны «Сабаогро» командасы алды. Ул «Большак»ны 2:1 белән җиңде. Өченче урынны «Степан Разин» командасы яулады.

Командаларга Ринат абый Мөхәммәтшинның якыннары тарафыннан әзерләнгән акчалата призлар ( 100 мең, 75 мең, 50 мең сум), медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sport/kukmara-saharenen-rinat-moxammatsin-isemendage-stadionynda-tradicion-moxammatsin-kubogynyn-final-iar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International