27 август көнне Кукмара шәһәренең 5 ишегалдында "Ишегалды көне"бәйрәме узды. Янил, Олы Сәрдек, Манзарас һәм Пәсәк авыл җирлекләренең иҗат коллективлары, Кукмара шәһәренең территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре белән берлектә, халык өчен җыр-биюләр белән программа оештырдылар.
Мондый чаралар күршеләребезнең яхшы мөнәсәбәтләрен үстерүгә ярдәм итә, балалар һәм өлкәннәр йөзләрендә шатлык һәм елмаю тудыра, тормышыбызны тагын да матуррак һәм кызыклырак итә.