3 сентябрь көнне МБУ "Район мәдәният йорты" хезмәткәрләре, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты һәм мәгариф идарәсе белән берлектә Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган митинг оештырдылар. Бердәмлек көне кысаларында ак шарлар очырып акция һәм "тормыш тамчысы" Бөтенроссия акциясе үткәрелде . Чарада Кукмара районы хәрби комиссары Гомәров А. Р., Кукмара районы ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Иванов В. К., Россия ЭЭМның Кукмара районы буенча Иҗтимагый советы рәисе-хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Габдрахманов Р. Х. катнашты.