Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияче Абдуләхәтова Фәйрузә Габделхәй кызы терроризмга каршы мультфильмнар карау оештырды. Әлеге чараның максаты балаларда терроризм турында күзаллау формалаштыру иде. Видеороликлардан карап балалар террорлык актларының төрләре (кешеләрне тоткынлыкка алу, транспорт чараларын юлчылары белән бергә урлау, шартлатулар) һәм һәр очракта үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен үзләштерделәр.
Видеороликларны караганнан соң әлеге тема буенча озаклап фикер алышу булды. Фикер алышуда экстремаль хәлләрдә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклегенә басым ясалды.