Кукмараның «Милосердие» балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.

2022 елның 10 сентябре, шимбә

Кукмараның «Милосердие» балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.

         Бу дәрес грипп профилактикасына багышланган иде. Дәрестә өлкән шәфкать туташы Габдурахманова Индира Габдулбар кызы авыруның төп билгеләрен, зарарлану юлларын, профилактика чараларын гади һәм аңлаешлы итеп аңлатты.

           Шулай ук балаларга вакцинациянең мөһим профилактика чарасы булуын  аңлаттылар. Дәрес ахырында балалар алган белемнәрен «грипп белән ничек авырмаска»дигән видеоролик карау белән ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International