"Бөр" агрофирмасында комбайннар урып-җыюга әзер

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

“Бөр” агрофирмасында игеннәрне урып-җыюга хәзерлек уңаеннан комбайн парады үткәрелде, анда барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Быел районыбызда 31 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Анда катнашачак комбайннарның күбесе сафка бастырылды, шушы берничә көндә аларның югалтуларга каршы герметикланган булуын тикшереп чыгу бурычы тора. Ә “Бөр” агрофирмасында барлык техника хәзерлек сызыгына куелган. Семинарда катнашучылар комбайн парадыннан соң, Чишмәбаш, Зур Сәрдек терлекчелек комплексларында, ындыр табагында булдылар. “Агрофирмада уңай үзгәрешләр күп, алга таба продукция җитештерүдә дә күрсәткечләр яхшырыр дип ышанам, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин семинарда күргәннәргә йомгак ясап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International