2022 елның 15 сентябрендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә процедура шәфкать туташы Гайнанова Дамира Газиз кызы «Ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау» дигән темага реабилитация узучы балалар белән чираттагы «Медицина сәгате» үткәрде.
Сәламәт туклану кагыйдәләре нинди соң? Нәрсә өчен дөрес ашарга кирәк? Ничек дөрес су эчәргә? Бу һәм башка бик мөһим сорауларга балалар җаваплар алдылар.
Барыннан да бигрәк, туклану төрле булырга тиеш. Бу ит, балык, җиләк-җимеш, сөт продуктлары, яшелчәләр булырга тиеш. Чөнки нәкъ менә аларда сәламәтлекне саклый торган төп витаминнар һәм микроэлементлар бар.
Су да мөһим роль уйный. Суны да махсус кагыйдәләр буенча эчәргә кирәк.
Шулай ук ризыкны дөрес әзерләү дә бик мөһим: кыздырылган, майлы, тәмле ризыкларны төшереп калдыру зарур.
Балалар дөрес туклану – сәламәт яшәү һәм озын гомер өчен төп шартларның берсе дигән нәтиҗәгә килделәр.