Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше комитеты «гаилә архивын тапшыр»дигән республика конкурсы игълан итте.
Бәйге яшь буынга илебез һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә патриотик тәрбия бирү максатыннан Гаилә тарихы объективы аша үткәрелә. Конкурста физик затлар - гаилә архивлары хуҗалары катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.Бәйгегә туган як, республикабызның барлыкка килү тарихын чагылдыручы гаилә архивлары кабул ителә. Бәйгедә катнашучылар фотодокументлар, видеодокументлар, фонодокументлар, гаилә архивының шәхси документлары, гаиләсенең кыскача тарихы белән таныштыралар.
Конкурста җиңүчеләр өчен өченче, икенче һәм беренче урыннар өчен 20, 30 һәм 50 мең сум күләмендә акчалата премияләр каралган.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).
Республика этабына Конкурс документлары 14 октябрьгә кадәр кабул ителә.