21 сентябрьдә район мәдәният йортында традицион "Сөмбелә" бәйрәме узды. Район мәдәният йорты фойесында бакчачыларның күргәзмәсе оештырылган иде, анда көзге уңыш продукциясе, йорт үсемлекләре һәм көзге чәчәк бәйләмнәре тәкъдим ителде. Сәхнәдә төрле номинацияләрдә катнашучыларны бүләкләү һәм зур бәйрәм концерты булды.