«Традицион булмаган рәсем алымнарын куллану»

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Кукмара районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә педагоглар өчен «Традицион булмаган рәсем алымнарын куллану» дигән темага мастер – класс уздырылган.

Әлеге мастер-классның максаты – педагогларны сурәтләү эшчәнлеге буенча дәресләрдә рәсем ясауның традицион булмаган ысуллары белән таныштыру.

Һәр хезмәткәр рәхәтләнеп көзге агачны төрле техникада ясарга тырышты. Һәр агач үзенчәлекле һәм гаҗәеп матур булып чыкты.

Әлеге рәсем ясау техникасы реабилитация узучы балаларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен үзәк белгечләре тарафыннан кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International