“Миләш ботаклары”

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Кукмара районының «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Квилинг» техникасында мастер-класс уздырылган.

Әлеге мастер-классның максаты - балаларның иҗади сәләтләрен, кулларның вак моторикасын, сабырлыгын, пөхтәлеген үстерү.

Балалар әлеге техникада башкарылган эшләрнең яңа төрләре белән таныштылар. Кәгазь полосаларын борырга, яфраклар ясарга һәм композиция ясарга өйрәнделәр.

Мастер – класс барышында балалар куелган бурычларны бик яхшы үтәделәр. Һәр бала үзләренең шәхси һәм иҗади сәләтләрен белдерә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International